ЦИПР-2019 майда Иннополиста узачак

2019 елның 15 марты, җомга

22 нче майдан 24 нче майга кадәр Иннополиста ел саен уздырыла торган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе узачак. ЦИПР-2019 Россиядә цифрлы технологияләргә һәм аларның үсеш перспективаларына багышланган. Конференция барышында цифрлы технологияләрне үстерү стратегиясе буенча фикер алышу булачак, ул һәрбер «үтәли» технологияләр буенча юл карталары рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Аларны әзерләү белән профильле берләшмә актив шөгыльләнә, ә чарада юл карталары киң даирә экспертлар тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

ЦИПР-2019 гадәттәгечә федераль һәм төбәк ведомстволары җитәкчеләрен, эре бизнес һәм стартаплар вәкилләрен, шәхси инвесторларны һәм дәүләт үсеш институтларын, эшкуар-практикларны һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерәчәк.

Чара Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Ростех дәүләт корпорациясе, «Цифрлы икътисад» АКБО һәм Евразия икътисадый комиссиясе ярдәмендә узачак.

Конференция дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр һәм күргәзмә киңлекләрен берләштерәчәк. Фикер алышу интерактив демонстрация форматларында, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» программасы проектлары турында фикер алышуларда узачак. Рәсми кунаклар өчен рәсми булмаган программа да әзерләнгән. Потенциаль партнерлар белән танышу һәм танылган экспертлар белән шәхси аралашу, тәҗрибә уртаклашу, тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу.

ММЧ вәкилләрен конференциягә аккредитацияләү 11 нче марттан 20 нче майга кадәр түбәндәге почта аша үткәрелә: pr@cipr.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International