Июнь аенда Татарстан халкы ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 34кә кадәр электрон рәвештә хезмәт күрсәтә алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшенең барышы турында республиканың цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.
Шушы көннәрдә «Татарстан почтасы» ФПС автопаркын 12 LADA Largus маркалы автомобиль һәм 13 «Соболь» ГАЗ машинасы тулыландырды. Бу яңартуны исәпкә алып, «Татарстан почтасы» автопаркының гомуми саны 385 транспорт чарасы тәшкил итә.
24-25 апрельдә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бизнес-инкубаторга яңа резидентлар сайлап алу буенча онлайн-сайлап алу үткәрә. Инкубаторга кушылган стартаплар үсеш һәм Россия һәм халыкара базарга чыгу өчен комплекслы ярдәм алачак. Катнашу өчен гаризаны 18 апрельгә кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин – https://kazanstartup.ru/.
Цифрлы министрлык командасы Татарстан укучылары өчен бу уку елында соңгы «Саннар дәресе» үткәрде. Дәрестә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов балаларга заманча предприятиеләрдә җитештерү процесслары ничек оештырылуы һәм аларны оптимальләштерүдә цифрлы технологияләр нинди роль уйнавы турында сөйләде. Дәреснең авторы - "1С" компаниясе.
Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясенең LX утырышында катнашты, анда республиканың цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Утырыш Саранскида узды.
Югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркы Идел буеның яңа зур уен вакыйгасы – Cyber Park чемпионатында катнашу өчен гаризалар кабул итүне ачты. Бу чара ел саен үткәреләчәк, ә 5 ел эчендә Cyber Park пилот чарасыннан киберспорт буенча масштаблы Олимпиадага кадәр артырга планлаштыра.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чара кысаларында хезмәтләрне цифрлаштыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, «Сбер» ГАҖ экспертлары, республика мәктәпләре директорлары һәм укытучылары катнашында «Мәгарифтә цифрлы тенденцияләр» конференциясе узды.
12 апрельдә беренче кешене галәмгә җибәрүгә 60 ел тула. Космосны үзләштерү һәм космик технологияләр үсеше телерадиотапшыруларны камилләштерүдә мөһим роль уйнады, Россия халкының 100% телесигналын колачларга мөмкинлек бирде.
26 апрельгә кадәр халык «Россия лидерлары» дүртенче конкурсында – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектында катнашу өчен гариза бирә ала. Теркәлү сайтта бара – https://лидерыроссии.рф/.