2021 елның 3 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин һәм Microsoft-ның Россиядәге президенты Кристина Юрьевна Тихонова эшлекле очрашу уздырдылар.
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы белән Microsoft арасында мәгариф программалары өлкәсендә комплекслы хезмәттәшлек, шулай ук мәктәпләр һәм университетлар белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар гибрид болытлы сервисларны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр һәм халыкара базарга чыгуда локаль стартапларга ярдәм итү мәсьәләсен кузгаттылар.
Белешмә өчен:
Петербург халыкара икътисадый форумы - икътисад һәм бизнес дөньясында уникаль вакыйга. ПХИФ 1997 елдан бирле үткәрелә, ә 2006 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты катнашында һәм патронат астында уза. Узган елларда Форум эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм Россия алдында торган, үсә торган базарлар һәм тулаем дөнья алдында торган төп икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы дөнья мәйданына әверелде.