Positive Technologies компаниясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында мәгълүмати иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2021 елның 4 июне, җомга

2021 елның 4 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Positive Technologies компаниясе төбәкнең имин социаль-икътисадый үсеше һәм аның киләчәктә цифрлы трансформациясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.

 

Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин һәм Positive Technologies генераль директоры Максимов Юрий Владимирович кул куйды. Яклар бергә ТР цифрлы инфраструктурасының мәгълүмат куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төбәк проектларын үстерәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүматлаштыру һәм техник карарлар булдыру процессларында мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясе Президенты указларын уртак көч белән гамәлгә ашырачаклар.

"IT-технологияләрне куллану артканнан соң, мошенникларның безнең гражданнар турындагы мәгълүматлардан файдалану теләге киңәя", - диде Айрат Хәйруллин. Шулай итеп, Килешү төбәкнең цифрлы инфраструктурасының кибер куркынычсызлыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгына җавап бирү йөкләнде.

 

Белешмә өчен:

Петербург халыкара икътисадый форумы - икътисад һәм бизнес дөньясында уникаль вакыйга. ПХИФ 1997 елдан бирле үткәрелә, ә 2006 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты катнашында һәм патронат астында уза. Узган елларда Форум эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм Россия алдында торган, үсә торган базарлар һәм тулаем дөнья алдында торган төп икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы дөнья мәйданына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International