ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча, Татарстанның почта бүлекчәләрендә POS-терминаллар ярдәмендә клиентларга бирелгән акча суммасы 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16% ка арткан.

Онлайн-финалда Россиянең 58 шәһәреннән һәм 13 илдән: Казахстан, Кения, Кыргызстан, Сербия, Үзбәкстан, Эстония, Болгария, Израиль, Филиппин, Польша, Сербия, Черногория һәм Көньяк Африка Республикасыннан 150 укучы катнашты. Олимпиаданы үткәргәндә практоринг системасы кулланылды.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

"Интернетка рәхмәт – 2021" VII Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итү башлана, аның кысаларында 50+ яшьтә яшәүчеләр компьютер грамоталылыгы өлкәсендә үзләренең шәхси казанышлары турында сөйли ала.


16
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның июнендә шәхси документларны цифрлы рәвештә саклау һәм күрсәтү өчен «ГосДоки» яңа мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кушымта үз эшен тест режимында башлаячак. Бу хакта Россия цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 апрельдә 11:00 сәгатьтә халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Ачык ишекләр көне узачак.

Республика халкы күп функцияле үзәкләрнең теләсә кайсы бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен бушлай бастырып чыгара ала. Бу акция быел «Үлемсез полк»ның нинди форматта узуына карамастан – онлайн/офлайн-гамәлдә булачак.

Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан шәһәре Почтасының 155 еллыгына багышланган «Сәлам Казаннан» күргәзмәсе ачылды. «Татарстан почтасы» УФПС партнерларның берсе булды.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия ИТ-югары уку йортының терәк белем бирү үзәгенең «Профильле дисциплиналарны укытуда цифрлы технологияләр» квалификациясен күтәрү программасы ике юнәлеш буенча уза: методист роле һәм укытучының роле.

19 апрельдә 02:00 дән 11:00 гә кадәр Татарстан Республикасының эре телеүзәкләрендә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Биләрдә (Зур Алан), Шәмәрдәндә, Әлмәттә (Миңлебай) – радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалау планлаштырыла.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин  - https://itsecurity2021.vcot.info/.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International