Татарстан һәм Якутия цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында игълан иттеләр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

IT-паркта Татарстанда Якутия көннәре кысаларында «Sakhainnovations» инновацион проектлар күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә барышында республикалар арасында цифрлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

 

7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре уза. Саха Республикасы делегациясе Татарстанга IT-өлкәдә тәҗрибә уртаклашу өчен үзенең инновацион проектларын һәм конкурентлыкка сәләтле технологияләрен алып килде. 8 июньдә күргәзмәне ачу тантанасында Якутия башлыгы Айсен Николаев һәм ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

«Sakhainnovations» күргәзмәсе, Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Якутия инновацияләре эше барышында регионнарның цифрлы һәм инновацион үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International