Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яндекс» хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яндекс» компаниясе төбәкнең социаль-икътисадый үсеше һәм цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.

 

Килешүне ТР Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин һәм Россиядәге Яндекс генераль директоры Елена Игоревна Бунина имзалады. Яклар бергә мәгариф тирәлеген үстерәчәк, кадрлар потенциалын арттырачак, эшмәкәрлек һәм социаль инициативаларга ярдәм итәчәк.

 

Килешү "шәһәр" сервисларының сыйфатын арттыру, социаль һәм белем бирү инициативаларын гамәлгә ашыру, шулай ук мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгына җавап бирү йөкләнде.

 

Белешмә өчен:

Петербург халыкара икътисадый форумы - икътисад һәм бизнес дөньясында уникаль вакыйга. ПХИФ 1997 елдан бирле үткәрелә, ә 2006 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты катнашында һәм патронат астында уза. Узган елларда Форум эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм Россия алдында торган, үсә торган базарлар һәм тулаем дөнья алдында торган төп икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы дөнья мәйданына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International