ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Кунаклар кабул итү кагыйдәләре һәм укырга керү шартлары белән таныша, техникумдагы белгечлекләр һәм уку үзенчәлекләре турында белә ала, техникум һәм Татарстан Республикасында элемтә тарихы музее буйлап мавыктыргыч экскурсия карый, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем бирү мөмкинлекләре турында белә ала.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Беренче төркемнәрне укыту апрель ахырында башланачак. Гаризалар "Россиядә эш" сайтында кабул ителә.

8:30 сәгатьтә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының конференц-залында чемпионатның рәсми ачылу тантанасы уза. 9:00 сәгатьтә "Челтәрле һәм системалы идарә итү" компетенциясе буенча ярышлар программасы башлана.

1,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, шулай ук 220 мең укытучы "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасында теркәлгән.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

"Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү" белгечлеге буенча укучы 430 һәм 431 төркем студентларының чыгарылыш квалификация эшләре җитәкчесе итеп "ЭР-Телеком Холдинг" АҖнең Татарстан Республикасындагы төбәкара филиалы директоры Рамил Гарифуллин билгеләнде.

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында республика укытучылары яңа ноутбуклар алачак. Яңа программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин дәүләт сервисларының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен электрон хөкүмәт структурасын үстерү турында карар имзалады.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Нурлат районының 18 командасы, TATAR HACK өифрлы карарларны эшләү конкурсында катнашу өчен, "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгенә җыелдылар.

Казан ИТ-паркы мәйданчыгында «Сколково» фонды оештырган технологик стартаплар конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Гран-при иясе 300 мең сум күләмендә акчалата премия һәм Startup Village конференциясендә үз проектын тәкъдим итү хокукына ия булды. 

Финалга чыгучыларга сертификатлар һәм дипломнар, медиа өлкәсендәге белем бирү чараларына чакыру бирәчәкләр, шулай ук проектны тормышка ашыру өчен кирәкле цифрлы техника бирәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International