Россия почтасы Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан марка чыгарды

2022 елның 21 мае, шимбә

Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан истәлекле почта маркасына тантаналы рәвештә мөһер куйдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты секретаре Ольга Ярилова катнашты.

Почта блогында Ак мәчет һәм «Идел буе Болгарстанында 1100 ел Ислам динен кабул итү» дигән язу сурәтләнгән. «Беренче көн» конвертында рәссам К.А. Тиллиның «Борынгы Болгар. Кече манара. 1868 ел.» дип язылган литографиясе чагылдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International