Covid-19 мәсьәләләре буенча тәүлек буе эшли торган контакт-үзәккә 1,2 млн шалтырату килгән

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Covid-19 мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаганнан бирле 122 номерына 1,2 млн шалтырату килгән.

2021 елның 14 гыйнварыннан Татарстанда яшәүчеләр 122 номеры буенча шулай ук вакцинациягә языла ала. Бу хезмәттән барлыгы 29,7 мең татарстанлы файдаланган инде.

Еш кына татарстанлылар коронавируска анализ әзерлеге, анализларны кайда тапшырып була икәне турында сорый һәм поликлиникаларның эш вакытын аныклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International