Татарстанда армиядән кичектереп торуга 366 ИТ-белгеч дәгъва итә

2022 елның 20 мае, җомга

Россиядә армиядән кичектереп торуга РФ Цифрлы үсеш министрлыгында аккредитация узган ИТ-компанияләрнең 8,7 мең хезмәткәре гариза биргән. Төбәкләрдән аеруча Мәскәү (1,7 меңгә якын кеше), Мәскәү өлкәсе (800гә якын кеше), Санкт-Петербург (600дән артык кеше), Татарстан Республикасы (350дән артык кеше), Новосибирск өлкәсе (300дән артык кеше) тәкъдим ителгән.​

"Бездә it-корпорацияләрнең 366 хезмәткәре кичектерелү өчен гариза бирде. Бу аккредитацияләнгән компанияләр хезмәткәрләре. 1 июньнән соң, чакырылыш башлангач, әлеге кичектереп тору статусын караячаклар", - диде элегрәк Татарстан циффрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International