РФ Цифрлы үсеш министрлыгы бу елның 1 августына кадәр чит ил программалар тәэминатын алыштыруны гамәлгә ашыру өчен Гостех платформасындатиплаштырылган карарлар планын әзерли.
"1 июльгә кадәр аны федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәкләр тутырырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар нигезендә, Цифрлы үсеш министрлыгы 1 августка кадәр чит ил программалар тәэминатын алыштыру өчен Гостех платформасында яңа типлаштырылган арарларны гамәлгә ашыру планын әзерләргә тиеш", - диелә ведомство хәбәрендә.