"IT - яңа нефть. Татарстан Республикасында IT-үсеше һәм IT-өлкәдә үзеңне ничек гамәлгә ашыру турында". Бу темага бүген 14:00 сәгатьтә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры булачак. Трансляциягә республиканың «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында кушылырга мөмкин.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында Forbes журналының «Цифрлаштыру пульсы» форумында катнашты.
Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады, анда ул республиканың 2021 елга планлаштырылган цифрлы үсеше программалары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.