Айрат Хәйруллин Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә өстенлекле санлы проектлар турында сөйләде

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, цифрлы трансформациянең 2030 елга кадәр ил үсешенең биш милли максатларының берсе итеп билгеләнүен искәртте. Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш шартларын тамырдан яхшырту һәм дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру булырга тиеш, диде ул.

"Цифрлаштыруның төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу линияне төгәл үтәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген кайбер проектлар республикада гамәлгә ашырыла инде. Шулай итеп, Сбербанк белән берлектә пилот проекты эшләтеп җибәрелде. «Ак Барс» банкы шулай ук цифрлы платформа эшли. Бүген безгә министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны комиссияләп карарга һәм алга таба эшләү өчен өстенлекләрне билгеләргә кирәк".

Татарстан Республикасын цифрлаштыру һәм гамәлгә ашыру планлаштырыла торган беренче чираттагы проектлар турында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Алга таба мәгариф системасын модернизацияләү, ТР төзелеш комплексы системасын модернизацияләү проектлары, «Мәдәни продукт»ны алга этәрү өчен инструментлар һәм чишелешләр буенча проект, балаларның җәйге ялын оештыру системасын булдыру проекты тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International