Республиканың радиотелевизион станцияләрендә апрельдә аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын туктатып тору көтелә. Сезгә уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
27 мартта Россиядә «Җир Сәгате» акциясе – тарихтагы иң массакүләм халыкара экологик акция. Аны оештыручы - Бөтендөнья кыргый табигать фонды - планетаның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне бер сәгатькә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерергә чакыра.
Россия фәне көнендә РТРС – РТПЦ филиалы белгечләре физика законнарын белү сыйфатлы ТВ-кабул итү урнаштыруда ничек ярдәм итә алуы турында дип сөйләделәр
Бүген Түбән Кама телеүзәгендә 97,9 МГц ешлыгында «Вести ФМ» радио программаларын трансляцияләү тантанасы булды.
РТРС цифрлы телечелтәре программаларга начар ишетүче кешеләргә мөһим мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган субтитрлар телеканалларын кертүне тәэмин итә. Яшерен субтитрларны активлаштыру өчен телевизор караучыларга «Телетекст» режимыннан файдаланырга кирәк.
29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне Россия кардиология җәмгыяте "Кызыл киенергә!" акциясен үткәрә.
14 октябрьдә Татарстан Республикасының цифрлы телерадиотапшыруларга күчүенә нәкъ бер ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә Казан телебашнясы кич белән бәйрәм утлары белән кабызылачак.
27.09.2020-20.10.2020 вакыт интервалында 11:37дән 12:41гә кадәр Татарстан Республикасы территориясе өстендә көзге интерференция башлана. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылары, мөгаен, үзгәрешләрне сизмәсләр. Кайбер очракларда кыска вакытлы «туңу», аның пиксельләргә таралуы, тулы югалуы мөмкин. Телесигналны һәр торак пунктта трансляцияләү графигын ртрс.рф сайтында һәм «Телегид» кушымтасында карарга була.
Республиканың радиотелевизион станцияләрендә сентябрь аенда аналог телеканалларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар тапшыруларын туктатып тору көтелә. Сезнең уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
11-13 сентябрьдә, Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль районнарга сайлаулар көннәрендә, Казанда РТПЦ телебашнасында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабыначак.