Республиканың радиотелевизион станцияләрендә апрельдә аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын туктатып тору көтелә. Сезгә уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
Тапшырулар өзелеше Татарстанның радиотелевизион станцияләрендә планлы профилактик эшләр белән бәйле. Тулы графикны сылтама буенча карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, республикада цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү узган елның октябрендә булды. Бүгенге көндә беренче һәм икенче мультиплексны колачлау 99,38% тәшкил итә.
Актуаль мәгълүматны сез һәрвакыт рәсми сайтта карый аласыз: смотрицифру.рф