Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне уңаеннан Казан телеманарасында «йөрәк кабыначак»

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне Россия кардиология җәмгыяте "Кызыл киенергә!" акциясен үткәрә.

Әлеге акциягә ярдәм йөзеннән Россиянең күп кенә шәһәрләрендә телеманаралар, Мәскәүдә Останкино телеманарасын да кертеп, кызыл төскә буялачак.

Казан телеманарасы да әлеге акциягә кушыла. 29 октябрьдә кич белән 18.00 дән 22.00 гә кадәр Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары кызыл фонда «кабызылган йөрәк»не күрә алачак.

«Кызыл киенергә!» – ул күп еллык тарихы булган акция. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан югары үлүчеләр проблемасына җәлеп итү һәм аларны профилактикалау чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру. Кызыл төс - ССЗдан авырулар һәм үлүчеләр санының тиз үсүе белән бәйле тревога символы.

Инсульт кешенең үлем һәм инвалидлык сәбәпләренең иң еш очрый торган сәбәпләре исемлегендә икенче урында тора. Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, нормаль тормышка аны кичергән кешеләрнең 8% ы гына әйләнеп кайта ала, 20% ка якыны мөстәкыйль йөри алмый, ә 30% тан аз гына күбрәк кеше аерым тәрбиягә һәм якыннарының ярдәменә мохтаҗ. Шуңа күрә профилактикага һәм вакытында диагностикага аерым игътибар бирү бик мөһим.

Белешмә мәгълүмат

Бу датаны күп кенә алга киткән илләрдә (40 тан артык), шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Инсультны профилактикалау кампаниясенең башы 2004 елда, ВОЗ әлеге авыруны бөтен килеп чыккан нәтиҗәләре белән масштаблы эпидемиягә тиңләштергәч, нигез салынган. Шул уңайдан 2006 елда инсультка каршы көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы оештырыла һәм әлеге бәйрәм гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International