ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстанның цифрлы технологияләр ярдәмендә дәүләт һәм җәмгыять коммуникациясендәге уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Institutions Active in Technical Games Research рейтингын Вашингтонда Америка университетының Компьютер фәннәре профессоры Марк Нельсон тәшкил итте. Ул дөньяның 706 университетыннан килгән уеннар өлкәсендә 2140 тикшеренүченең активлыгын санады. Иннополис университеты 87 нче урынны алды һәм исемлектә бердәнбер россия югары уку йорты булды.

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә багышланган киңәшмә узды.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 ел дәвамында «Казан» аэропорты аңа Габдулла Тукай исемен бирү белән бәйле үзгәрешләрне көтә. Алар шулай ук пассажирларның уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдереләчәк.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәме хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында "Ак Барс Банк" җитәкчелеге белән очрашу узды. Киңәшмә барышында алдагы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

«Ростелеком» тугызынчы тапкыр үткәрә торган «Цифрлы киләчәккә бергә» төбәк журналистлары һәм блогерлары өчен конкурска гаризалар кабул итү башланды. Nec корпорациясенең бүлендек компаниясе — "НЭК Нева коммуникацион системалар" АҖ янә партнер булды.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә керү чикләре киметеләчәк дигән карарга кул куйды.  Яңа документ ярдәмендә Яр Чаллы ТОСЭР резидентлары сафына яңа технологияләр эшләү буенча мәйданчыклар да керә ала.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды илебезнең программа тәэминатын эшләү һәм цифрлы икътисад шартларында аның өлешен арттыру проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга, шулай ук бүленгән реестрлар технологияләрен кулланып, федераль һәм региональ дәүләт мәгълүмат ресурсларын булдыру буенча технологик карарлар эшләү, мәгълүматны эшкәртү һәм саклау методларын һәм технологияләрен кертү буенча гаризалар кабул итә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International