ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында "Казан" халыкара аэропортын рәсмиләштерү буенча онлайн тавыш бирү башланды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 ел дәвамында «Казан» аэропорты аңа Габдулла Тукай исемен бирү белән бәйле үзгәрешләрне көтә. Алар шулай ук пассажирларның уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдереләчәк.

Иҗади төркемнәр тарафыннан аэропортны бизәү концепциясенең биш варианты эшләнде: "Шигърият көмеш җепләре", "Тукай илһамы", "Тукай юлы", "Карлыгач артыннан бар" һәм "Тукай яктысы".

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «халыктан сораштырулар» бүлегендә яки турыдан-туры сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин. https://open.tatarstan.ru/polls/ Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан икътисады үсешендә тискәре тенденцияләр чагыла башлады"

Тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, концепциянең ахыргы варианты әзерләнәчәк.

Ил аэропортларына безнең бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы бәйге 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. Татарстанның «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм «Түбән Кама Нефтехим» директоры Николай Лемаевның исемнәрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International