Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәме хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Федерациясендә Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы (Бөтендөнья банкы) ягыннан ярлылыкны киметү проекты җитәкчесе Нитин Умапати, Цифрлы трансформация үзәге, Татарстан Мәгълүмат технологияләре үзәге һәм БАРС Груп компаниясе белгечләре, шулай ук Бөтендөнья банкы һәм министрлыклар вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны оператив рәвештә ачыклаячак мәгълүмат системасын гамәлгә ашыру проекты турында фикер алыштылар. Яңа система регионга мохтаҗларның реестрын актуаль хәлдә тотарга, ярлы гаиләләрнең социаль-икътисади хәлен фаразларга, кулдан кертелгән хаталарны һәм коррупцион гамәлләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Киңәшмә кысаларында Бөтендөнья банкы ягыннан ярлылыкны киметү проекты җитәкчесе Нитин Умапати очрашуда катнашучыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе системасын тәкъдир итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү хезмәтләрен цифрлаштыруда тыгыз хезмәттәшлек турында килештеләр.