РФИТ үз илебездә эшләүчеләр өчен грантлар алу өчен конкурс сайлап алу башлануы турында игълан итте

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды илебезнең программа тәэминатын эшләү һәм цифрлы икътисад шартларында аның өлешен арттыру проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга, шулай ук бүленгән реестрлар технологияләрен кулланып, федераль һәм региональ дәүләт мәгълүмат ресурсларын булдыру буенча технологик карарлар эшләү, мәгълүматны эшкәртү һәм саклау методларын һәм технологияләрен кертү буенча гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" милли программасының "Мәгълүмати иминлек" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.


Мондый ярдәм өчен субсидия акчаларыннан 1,47 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Проектка грант суммасы 10 млн.сумнан 500 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Конкурс сайлап алуында илнең программа тәэминатын эшләүче компанияләр катнаша ала. Грантлар Россия Федерациясе үсеше өчен мөһим булган перспектив мәгълүмати технологияләр кысаларында программа тәэминатын эшләү һәм эшләп бетерү, шулай ук федераль һәм региональ дәүләт мәгълүмат ресурсларын булдыру буенча технологик карарлар эшләү һәм эшләп бетерү, бүленгән реестрлар технологияләрен куллану, мәгълүматны эшкәртү һәм саклау методларын һәм технологияләрен кертү өчен бирелә.

Искәртеп узабыз, декабрьдә РФРИТ илебез продуктларын, сервисларын һәм платформа карарларын гамәлгә кертүгә грантлар алу буенча үз илебез «үтәли» цифрлы технологияләр базасында булдырылган конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясады. Россиянең җиде регионыннан 13 проект җиңүче булды, алар арасында дүрт проект Татарстаннан. 

Грантка гаризаларны 2020 елның 28 нче февраленә кадәр тапшырырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International