Тармакта иң яхшылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры боерыгы белән элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «элемтә мастеры» исеме «Азино» фиксацияләнгән керү челтәрен эксплуатацияләү төркеме җитәкчесе, «Мобиль Телесистемалар» ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы фиксацияләнгән челтәре департаменты җитәкчесе Хохлов Владимир Викторовичка бирелде.

Россия Федерациясе территориясендә цифрлы телевизион тапшыруларга күчү һәм аналоглы тапшыруларны өзү чараларын үткәрү кысаларында актив оештыру һәм аңлату эшләре алып барган өчен Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды:

  • Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Лилия Ринат кызына;
  • Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе муниципаль казна учреждениесенең элемтә бүлеге 1 категорияле инженеры Нурмыев Роман Марат улына;
  • «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» Федераль дәүләт унитар предприятиесенең баш инженеры Сафиуллин Булат Гадил улына.

Цифрлы телевидение тапшыруларына күчү буенча чаралар үткәрү кысаларында актив оештыру һәм аңлату эшләре алып барганы өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәт хаты Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Котков Дмитрий Владимировичка тапшырылды.

Элемтә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәте "Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы, Хаҗиев Айрат Шаһимулла улына белдерелде.

Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры урынбасары Баркова Наталья Валерьевнага тапшырылды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм элемтә үсешенә зур өлеш керткәне өчен тармак ветераны Луконина Лилия Виктор кызына «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Мәгълүмати технологияләр үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

  • Азнакайдагы линия-кабель участогының 6 разрядлы кабельщик-спайщигы Гатауллин Мансур Марс улына ("Таттелеком" ГАҖ Әлмәт ЗУЭСы элемтә линияләрен эксплуатацияләү һәм үстерү үзәге);
  • «Исәпләү системалары фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ техник директоры Ляшко Дмитрий Анатольевичка;
  • 2 нче линия - кабель участогының электр элемтәсе, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы Казан шәһәрендәге телекоммуникацияләрне техник эксплуатацияләү шәһәр үзәгенең линия – кабель цехы әйдәп баручы инженеры Сәйфетдинов Альберт Камил улына.

Элемтә чараларының өзлексез эшләвен һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасы Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Россия Почтасы» АҖ Яшел Үзән районара почтамтының Введенская Слобода почта элемтәсе бүлегенең 1 сыйныф хат ташучысы Сладкина Надежда Александровнага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International