ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәрге чорга Россия үсешенең биш милли максатын раслау турындагы Указга кул куйды. Милли максатлар арасында - "цифрлы трансформация".


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Россиянең барлык 85 төбәге бушлай шәхси санлы сертификатлар бирү буенча дәүләт системасында катнашу өчен гаризалар бирә ала. Гаризалар кабул итү башлануы турында "2035 университеты"нда хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында яңа проект офисы – «Регион белән идарә итү үзәге» барлыкка киләчәк. Ул «Халык контроле» мәгълүмат системасы базасында кире элемтәнең цифрлы платформасын кулланып оештырылачак.


18
июль, 2020 ел
шимбә

Министрлыкларның санлы рейтингы, мәктәпләрдә Интернет, сәламәтлек саклау өлкәсенең болытлы системасы, шәхси мәгълүматлар һәм "Татар-информ" МА өчен биргән интервьюсында Андрей Кузьминга ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.


17
июль, 2020 ел
җомга

Соңгы 3 елда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталын куллануның сизелерлек артуы теркәлгән. 2019 елда гына да 280 млн транзакция. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының цифрлы трансформациягә багышланган утырышында Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 866 нчы карары белән Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәгълүмат системаларын эшләгәндә һәм модернизацияләгәндә башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге тәртибе расланды.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга республикада тормышка ашырыла торган өстенлекле санлы проектлар турында сөйләде.

Бүген Россия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда киңәшмә кысаларында ИТ-компанияләр өчен яңартылган салым режимын кертү турында игълан итте.

 


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

DIGITALSUPERHERO - «Fintech&Security» масштаблы ИТ-марафонының икенче онлайн-хакатоны инде 1 августта ук башланачак. 7 көн дәвамында катнашучылар 700 мең сумлык приз фондына ия булу өчен, югары технологияләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Хакатонда катнашу өчен гаризаны 27 июльгә кадәр https://dshkazan.ru/finsec рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International