Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Алексей Песошин ассызыклаганча, хәзерге заман тиз үзгәрүчән дөньяда карарлар кабул итү тизлегенә карата таләпләр арта. Мәгълүмати технологияләрнең, аппарат һәм программа белән тәэмин итү өлешендә дә интенсив үсеше аларны куллануның яңа сыйфатына күчү алшартларын формалаштырды.
"Максималь нәтиҗәгә ирешү өчен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яңадан карарга һәм радикаль рәвештә үзгәртеп корырга кирәк. Әйберләр Интернеты, болытлы технологияләр, бүленгән реестр, ясалма интеллект кебек яңа технологияләр, зур мәгълүматлар идарә модельләрен тамырдан үзгәртә", - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Татарстан – күп кенә милли проектларны гамәлгә ашыруда алдынгы регионнарның берсе, алар арасында «Цифрлы икътисад» проекты да бар. "Әмма республика элеккечә Россия лидер-субъектлары арасында калсын өчен, комплекслы цифрлаштыру үткәрергә, ИТ-өлкәдә яңа инструментлар кертү аша халыкның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртуны тәэмин итәргә кирәк", - диде Алексей Песошин.
Ул шулай ук бүген Татарстанда биш төбәк программасын – «Мәгълүмати иминлек», «Мәгълүмати инфраструктура», «Санлы икътисад өчен кадрлар», «Цифрлы дәүләт идарәсе» һәм «Цифрлы технологияләр» гамәлгә ашыру дәвам итә, дип өстәде.
Республикада агымдагы мәгълүмати системаларның үсеше һәм тармакларның цифрлы трансформациясе турында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, ел саен дәүләт мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенә республика бюджетыннан 2 млрд.сум тирәсе акча юнәлтелә. 9 меңгә якын социаль әһәмияткә ия объект бердәм дәүләт мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтырылган. Татарстан Президенты карары буенча, агымдагы елның 20 августына кадәр өстәмә рәвештә 1045 мәктәптә оптик элемтә каналлары аша Интернетка керү оештырылачак. Нәтиҗәдә, Татарстанда дәүләт мәктәпләренең 100% ы югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителәчәк.
Муниципалитетларның эш сыйфатын арттыру өчен «Халык контроле» кире элемтә платформасы уңышлы эшли. Әлеге система эшли башлаганнан бирле республикада яшәүчеләр төрле мәсьәләләр буенча 290 мең мөрәҗәгать биргән, аларның 250 меңе уңай хәл ителгән, бу 86% тәшкил итә.
Халыкның иминлеген тәэмин итү өлешендә ике система гамәлгә ашырыла. Көн саен ГЛОНАСС+112 системасы ярдәмендә «112» номерына килгән 5 меңгә якын шалтырату эшкәртелә. Операторның җавапын көтүнең уртача вакыты 7-8 секунд тәшкил итә. Икенче программа – «Имин шәһәр». Республикада барлыгы 63 меңгә якын видеокамера исәпләнә. 6 мең күп фатирлы йорт территориясендә 21 мең видеокамера урнаштырылган. ТР буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, 2020 елның 6 аенда видеокамералар ярдәмендә 894 җинаять ачылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,7% ка күбрәк.
Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт, юл хуҗалыгы, АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы һәм социаль блокны да кертеп, төрле тармакларда мәгълүмати системаларның үсеше турында сөйләде.
"Сколково бәяләвенчә, Татарстан төбәкләрне цифрлаштыру буенча икенче урынны алып тора, ул Мәскәүдә беренче урынны били. Моннан тыш, республикада тулаем төбәк продуктында ИТ-тармакның өлеше 2,4% тәшкил итә, ә тулаем Россия буенча бу 1% тан да артмый. Әмма безгә омтылырга урын бар. Алга киткән илләрдә тулаем төбәк продуктындагы ИТ өлеше 10-12% ка җитә", - дип билгеләп үтте министр.
Айрат Хәйруллин искә төшергәнчә, гамәлдәге бизнес-процессларны тирән аналитикалау һәм ТР Президенты карары буенча дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Татарстанның цифрлы трансформация үзәге булдырылды. Бу бердәм проект-продукт офисы, ул бердәм платформа булдыру өчен җавап бирә. Цифрлы трансформациянең төп бурычы - идарәче кадрлар әзерләү. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы чиновниклар өчен цифрлы трансформация курсы кертергә, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм аларның белгечләре эшчәнлеген бәяләү өчен «Санлы җитлеккәнлек» индексын эшләргә тәкъдим итте.
Министр шулай ук бүгенге көндә республикада 361 дәүләт һәм муниципаль хезмәт исәпләнә, дип билгеләп үтте. "Безнең бурыч - 2022 елга хезмәт күрсәтүләрнең 70% ын цифрлы рәвешкә җиткерү", - дип өстәде Айрат Хәйруллин.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республиканың һәр министрлыгында һәм ведомствосында цифрлаштыру үсеше рейтингы төзергә һәм илнең башка төбәкләре, ә соңыннан чит илләр белән чагыштырырга тәкъдим итте. "Без ил эчендә нинди позицияләрдә торуыбызны, ә аннары башка илләр белән чагыштырганда да карарга кирәк. Эшнең төгәл планын билгеләргә һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешергә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.