2030 елга кадәр цифрлы трансформация күрсәткечләре билгеләнде

2020 елның 21 июле, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәрге чорга Россия үсешенең биш милли максатын раслау турындагы Указга кул куйды. Милли максатлар арасында - "цифрлы трансформация".

Әлеге милли максат кысаларында түбәндәге күрсәткечләргә ирешү күздә тотыла:

  • икътисад һәм социаль өлкәнең, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф, шулай ук дәүләт идарәсенең төп тармаклары "санлы җитлегү"гә ирешү;
  • электрон рәвештә массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен 95 процентка кадәр арттыру;
  • Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәренә киң полосалы керү мөмкинлеге тәэмин ителгән хуҗалыкларның өлеше 97% ка кадәр арттыру;
  • 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илебез карарларына кертемнәрне дүрт тапкыр арттыру.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында цифрлы трансформацияне узып китү белән үткәрү планлаштырыла. Әйтик, 2022 елга республикада цифрлы рәвештә хезмәт күрсәтү өлеше 70% тан да ким булмаска тиеш.

Указ нигезендә, тагын дүрт милли үсеш максаты да билгеләнде: халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге; талантларны үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр; тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит; лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International