РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ИТ-бизнес өчен яңа салым режимын игълан итте

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда киңәшмә кысаларында ИТ-компанияләр өчен яңартылган салым режимын кертү турында игълан итте.

Аерым алганда, сүз түбәндәге үзгәрешләр турында бара.

Беренчедән, аккредитация узган ИТ-компанияләр өчен иминият взнослары ставкасы (аларның 90% ы программа белән тәэмин итү һәм аны эшләү буенча хезмәт күрсәтүгә туры килә) 7,6% тәшкил итәчәк. Шул ук ставка дата-үзәкләрнең болытлы хезмәтләре өлкәсендә карарлар эшләүче компанияләрне көтә.

Икенчедән, ИТ-компанияләр өчен табышка салым 3% ка кадәр кимиячәк.

Өченчедән, бердәм реестрга кертелгән программа белән тәэмин итүне куллану хокукын бирү НДС түләүдән азат ителә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте Рәисе эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Бүген ул Россиянең беренче ИТ-шәһәрендә - Иннополиста булды, анда башка рәсми затлар белән бергә илебезнең ИТ-тармагын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. А.С. Попов исемендәге технопаркка визиты кысаларында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Михаил Мишустинга Татарстанда тормышка ашырыла торган өстенлекле цифрлы проектларны тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International