Татарстанда «Халык контроле» системасы базасында «Регион белән идарә итү үзәге» булдырылачак

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында яңа проект офисы – «Регион белән идарә итү үзәге» барлыкка киләчәк. Ул «Халык контроле» мәгълүмат системасы базасында кире элемтәнең цифрлы платформасын кулланып оештырылачак.

ЦУР булдыру турындагы боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Исегезгә төшерәбез, мондый үзәкләр ил төбәкләрендә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырыла. Мондый үзәкләрнең төп бурычы - гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртүдә мәгълүмати технологияләрне куллануны камилләштерү

«Халык контроле» системасы Татарстанда 2012 елдан бирле эшли. Кире элемтә платформасы эшләгән дәвердә анда 290 мең гариза бастырылган, аларның 86% ы уңай хәл ителгән.

ЦУР проектының кураторы итеп ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Рәис вазыйфаларын республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга кабул итәргә тәкъдим ителде, ә рәистәш булып ТР Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International