Бүген, covid-19 зарарлану куркынычы янау сәбәпле, кешеләр үз-үзләрен изоляциядә булырга мәҗбүр булганда, дистәләгән эре компания (шул исәптән Россия) үзләренең онлайн-сервисларына бушлай керү мөмкинлеген биргән.
Яндекс белгечләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус таралышы турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматлар тәкъдим ителгән мәгълүмати системаларны эшләгәннәр. Мондый онлайн-карта илнең 8 төбәгендә гамәлдә инде, якын арада алар тагын 7 субъектта барлыкка киләчәк.
Wink видеосервисы һәм «Ростелеком» интерактив ТВ 17 марттан барлык клиентларга үз илебезнең фильмнарын һәм сериалларын, шулай ук балалар һәм белем бирү контентын бушлай карарга мөмкинлек бирә. Карар агымдагы шартларда өйдә булырга мәҗбүр булган кулланучыларга уңайлы булсын өчен кабул ителгән.
"Цифрлы төбәк - цифрлы хөкүмәт һәм цифрлы Дәүләт кенә түгел. Без шулай ук икътисадның тармакларына цифрлашырга ярдәм итәргә тиеш, чөнки бу безнең конкуренциягә сәләтлелек мәсьәләсе", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы бүген, 17 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында брифинг барышында.
Билайн ("ВымпелКом" ГАҖ) Татарстан Республикасында челтәрне үстерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Ике ел эчендә оператор 4G стандартының 650дән артык яңа база станциясен эшләтеп җибәрде, челтәрне модернизацияләде һәм ешлык диапазонын куллануны оптимальләштерде, бу мобиль интернетның сыйфатын шактый күтәрде.
Программа тәэминатын эшләүчеләр 16 октябрьгә кадәр федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирә алалар. Субсидия Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләр буенча югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яисә) үстерү максатларында бүлеп бирелә.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында продуктлар, сервислар һәм платформа чишелешләрен эшләүгә ярдәм итү буенча беренче ике конкурс игълан итте. Алар инновацион кече предприятиеләр өчен грантлар бүлеп бирүне күздә тота.
Цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләрне Татарстан предприятиеләре «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында ала алачак.