Татарстан компанияләре цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләүгә киткән чыгымнарны кайтара ала

2019 елның 4 октябре, җомга

Программа тәэминатын эшләүчеләр 16 октябрьгә кадәр федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирә алалар. Субсидия Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләр буенча югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яисә) үстерү максатларында бүлеп бирелә.

Комплекслы проект кысаларында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм (яки) технологик эшләрне башкару вакыты 2 елдан артмаган һәм аларны үтәү конкурс сайлап алуында катнашуга гариза бирү елыннан алдагы 1 елдан да иртәрәк башланмаган вакыт эчендә башланган.

Гариза бирүчеләргә һәм конкурс документларына карата таләпләрне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International