Татарстан Республикасында Билайн 4G челтәрен каплау зонасын ике тапкыр арттырды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Билайн ("ВымпелКом" ГАҖ) Татарстан Республикасында челтәрне үстерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Ике ел эчендә оператор 4G стандартының 650дән артык яңа база станциясен эшләтеп җибәрде, челтәрне модернизацияләде һәм ешлык диапазонын куллануны оптимальләштерде, бу мобиль интернетның сыйфатын шактый күтәрде.

2019 ел элемтә инфраструктурасы төзелешенең Билайн алган темплары буенча рекордлы булды. 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә челтәр үсешенә инвестицияләр узган еллардагы инвестицияләрдән шактый артып китте. Алар регионда 4G челтәренең үткәрү сәләтен өч тапкыр диярлек киңәйтергә мөмкинлек бирде.

«Дүртенче буын» база станцияләре төзелеше 2018 ел башыннан Татарстанда аларның санын 2 тапкыр күбәйтте һәм хәзер оператор элемтә вышкаларыннан 85% ка 4G функционалы активлашты. 

Өстәмә җиһазлар Казанның 100 дән артык урамында барлыкка килде. Челтәрдәге зур төзелеш Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзәндә башкарылган. Түбән Камада 2019 елның сентябрь һәм октябрь айларында үткәрелгән үлчәүләр нәтиҗәләре буенча, Роскомнадзор барлык кәрәзле элемтә операторлары арасында абонентка мәгълүмат тапшыруның уртача тизлеге буенча Билайн лидерлыгын теркәгән.

Шәһәрләрдәге техник белгечләрнең игътибары яңа торак массивлар, мәгариф һәм социаль учреждениеләр, сәүдә үзәкләре һәм шәһәрлеләрнең ял итү урыннары 4G челтәрен каплауга бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер 4G Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында бар.

4G челтәрен төзү республиканың эре шәһәрләрендә генә түгел, кечкенә шәһәрләрендә дә алып барылды. Беренче тапкыр 4G Буа, Зәй, Баулы, Нурлат, Тәтеш, Азнакай, Җәлил һәм башка район үзәкләрендә эшли башлады. Шулай итеп, бер ел эчендә Татарстанның 38 районында Билайн челтәре көчәйтелгән.

Билайн 4G ешлыгы өчен агрегат (1800+2600 МГц) буенча эшләр башкарды, бу челтәрнең сыйдырышлылыгын өстәмә рәвештә арттырды һәм бина эчендә мобиль Интернет тизлеген яхшыртты.

Татарстан территориясендә уртача керү тизлеге ике ел эчендә 40%ка арткан, бу республика халкын смартфоннар ярдәмендә сервислардан активрак файдаланырга этәрә. Ике ел эчендә бер клиентка мобиль трафик күләме төбәктә Билайн ике тапкыр арткан. Гомумән алганда, 4G челтәренә тапшырыла торган мәгълүматлар күләме 4 тапкырга арткан**.

Әнвәр Шахмаев, Татарстан Республикасында Билай территориаль идарәчесе:

Соңгы ике ел эчендә зур күләмле эш башкарылды һәм аның төп максаты — эре шәһәрләрдә һәм кечкенә торак пунктларда яшәүче абонентларның канәгатьлеге. Трафикны куллану көннән-көн арта бара, һәм без һәр татарстанлының мәгълүмат тапшыру тизлеге югары булуын алдан кайгыртырга тиеш. 2020 елга безнең беренчел бурыч – челтәрнең сыешлыгын ныклап арттырып, 4G интернетны мөмкин кадәр сыйфатлы итеп каплатуга ирешү һәм техник инфраструктураны яңа технологияләрне эшләтеп җибәрү өчен алдан әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International