Коронавирус таралышын онлайн-режимда күзәтергә мөмкин булачак

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Яндекс белгечләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус таралышы турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматлар тәкъдим ителгән мәгълүмати системаларны эшләгәннәр. Мондый онлайн-карта илнең 8 төбәгендә гамәлдә инде, якын арада алар тагын 7 субъектта барлыкка киләчәк.

Булдырылган мәгълүмат блоклары ярдәмендә гражданнар вирус теркәлгән территорияләрдә Covid-19 таралу масштаблары турында оператив рәвештә агымдагы рәсми мәгълүматны ала алалар. Моннан тыш, системада оператив элемтә өчен телефон номерлары, Файдалы сылтамалар һәм коронавирустан ничек сакланачак дигән киңәшләр күрсәтелгән.

Яндекс матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, булдырылган карталар бүген массакүләм мәгълүмат чараларында тиражлана торган Covid-19 турындагы мифларны таратырга гына түгел, саклану чаралары турында халыкка хәбәр итеп, авыруның таралу куркынычын киметергә дә ярдәм итәргә тиеш.

Шул ук вакытта, экспертлар коронавирус фонында барлыкка килгән кибер-җинаятьләрнең яңа дулкыны турында кисәтә. Җинаятьчеләр хезмәткәрләр кыяфәтендә бөтендөнья пәрәвезеннән файдаланучыларга, янәсе, Covid-19га каршы профилактика чаралары турында мәгълүмат булган хатлар җибәрә яки пандемиягә каршы көрәшкә иганә кертүне сорый. 

Министрлар Кабинетында узган беренче онлайн-брифингта чыгыш ясаганда, ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин республика халкын игътибарлырак булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәскә чакырды.

«Әгәр сез билгесез зат яки оешмадан хат алган булсагыз, анда күрсәтелгән сылтамалар буенча күчмәгез. Һәрвакыт исегездә тотыгыз, бер генә банк та, бер генә оешма да Сездән шәхси мәгълүматыгызны кертүне таләп итми», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International