"Цифрлы төбәк - цифрлы хөкүмәт һәм цифрлы Дәүләт кенә түгел. Без шулай ук икътисадның тармакларына цифрлашырга ярдәм итәргә тиеш, чөнки бу безнең конкуренциягә сәләтлелек мәсьәләсе", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы бүген, 17 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында брифинг барышында.
Айрат Хәйруллин шулай ук бүгенге көндә мәгълүматлар - икенче нефть, дип өстәде. Һәм агымдагы базар вәзгыяте шартларында дәүләткә үсеш өчен мөмкин кадәр күбрәк чимал булмаган потенциалларны эзләргә кирәк».
Моның өчен бүген Татарстанда «Цифрлы технологияләр» проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел Татарстаннан грантларга 21 заявка бирелгән - Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән күбрәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия Татарстан Республикасыннан 4 мөрәҗәгать итүчегә конкурста җиңүчеләр арасында 300 млн. сумнан артык субсидия бүлеп бирүне хуплады - «КАМАЗ» ГАҖ, «Алабуга» МИЗ, «Татэнерго» АҖ, «УК «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ҖЧҖ.
Айрат Хәйруллин шулай ук билгеләп үткәнчә, Иннополис блокчейн өлкәсендә цифрлы икътисадның алдынгы тикшеренү үзәге статусын алды. «Аэрофлот» компаниясе дә бу программада индустриаль партнер булачак.
"Цифрлы икътисад - ул ясалма интеллект турында мифик әкиятләр түгел, киләчәк турында фикер йөртү түгел. Болар барысы да монда һәм хәзер бара", - дип йомгак ясады Айрат Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, бүген Хөкүмәт Йортында онлайн режимында беренче брифинг узды. Чара коронавирус таралу куркынычы аркасында журналистларның сәламәтлеге турында кайгырту белән бәйле рәвештә кабул ителде.