Күчемсез милекне экстрориториаль рәвештә, ягъни күчемсез милек объектының урнашу урынына бәйсез рәвештә, татарстанлылар хәзер республиканың 60 КФҮнең теләсә кайсы офисында рәсмиләштерә ала. Элегрәк күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу һәм милек хокукын теркәү өчен гаризаларны республика буенча Кадастр палатасының нибары өч пункты кабул иткән иде: Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама.
Бу ел башыннан алып алар башка төбәкләрдә күчемсез милек хокукын теркәү буенча 3,5 меңнән артык гариза кабул иткән.
Хәзер әлеге хезмәт географик яктан ачык. Мәсәлән, Кырымда яки Мәскәүдә урнашкан күчемсез милекне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә гражданнар Татарстанның һәр районында "Минем документлар" офисларында ала.
"Экстриториальлек, чөнки башка регионнарга бару таләп ителми, вакытны һәм акчаны шактый экономияли. Аны гамәлгә ашырганда нинди дә булса өстәмә түләүләр яки дәүләт пошлинасын арттыру күздә тотылмый. Экстрориториаль принцип буенча исәпкә алу - теркәү гамәлләре, гадәттә, документлар бирү ысулы белән дә, шул ук вакытта үткәрелә", - дип сөйләде Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ директоры Ленара Мозаффарова.
Ул җирле белгечләрнең тапшырылган документлар пакеты буенча беренчел хокукый экспертиза үткәрүләрен, алга таба гаризаны күчемсез милекнең урнашу урыны буенча теркәү органы каравын аңлатты.
Гариза бирүче нәтиҗәне башта мөрәҗәгать иткән КФҮтә ала. Гариза биргәндә документларны электрон рәвештә алу ысулын сайларга мөмкин.