Казанның 155 нче гимназиясендә «Мессенджерларда куркынычсыз аралашу» темасына багышланган «Цифрлы ликбез» белем бирү проектының дәресе узды.
2026 елның 10 апрелендә Казанда Россия венчур форумы кысаларында «Инвест хаб Шоу: Ачык микрофон» узачак.
2026 елның апрелендә Яндекс компаниясе роботлары Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында эшли башлаячак.Алар «Яндекс Лавкаи» дан заказлар китерәчәк, соңрак сервиска «Азык-төлек» һәм «Доставка» өстәләчәк.
ИТ-парк резиденты булган «Теледок» компаниясе T-Doc телемедицина платформасын чыгарган, ул табибтан онлайн консультация алырга һәм клиникага чиратсыз һәм, артык барып тормыйча, тикшерү узарга мөмкинлек бирә.
«Геопейджер» компаниясе үзенең эшчәнлеге турында сөйләде һәм пилотсыз транспортны навигацияләү системасы проектын тәкъдим итте.
«Дәүләт хезмәтләре» порталында 17 марттан балаларны беренче сыйныфка язу өчен гариза черновигын тутырырга мөмкин. Баланың мәктәптә укый башлавы - һәр гаилә өчен әһәмиятле вакыйга. Балаларның әйләнә-тирәлеге, гадәти яшәү рәвеше үзгәрә, анда алар үзләренең талантларын һәм аралашу күнекмәләрен үстерәләр. Шуңа күрә баланың кирәкле мәктәпкә эләгүе бик мөһим.
Бүген, 19 мартта, «Акыллы шәһәр-Түбән Кама» вәзгыять үзәген ачу тантанасы булды. Чарада ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә булды. Делегация составына шулай ук республиканың цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов та керде.
Балалар ИТ-паркында 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән "МАХны үзләштер" проекты укучыларын бүләкләделәр. Программа буенча 150 укучы үтте, тагын 100 кеше укый башлады инде. Иң өлкән катнашучыларга 89 яшь.
Бүген Татарстан башкаласында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» (РТРС) инженер-техник хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы башланды.Чара беренче тапкыр Идел буе федераль округында компаниянең 14 филиалы арасында үткәрелә. Конкурсны ачуда Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин чыгыш ясады.