2026 елның апрелендә Яндекс компаниясе роботлары Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында эшли башлаячак.Алар «Яндекс Лавкаи» дан заказлар китерәчәк, соңрак сервиска «Азык-төлек» һәм «Доставка» өстәләчәк.
Казанда иң яңа, дүртенче буын робот-ташучылар эшләячәк. Бу компания серияле рәвештә чыгара башлаган беренче роботлар. Үткән версияләр белән чагыштырганда, болар катлаулырак юллардан йөри ала. Шул ук вакытта алар җитештерүдә җиңелрәк һәм шуңа күрә арзанрак та. 2027 ел ахырына кадәр Яндекс дүртенче буынның 20 мең роботын чыгарачак.
Серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү яңа шәһәрләрне тизрәк колачларга һәм рободоставканың үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Ул инде курьер китерү белән бер үк суммага төшә һәм роботлар таралуга карап арзанаячак.
Рободоставка Казанның Вахитов районында, Иннополиста, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Муринода (Ленинград өлкәсе) бар инде. Роботлар бу шәһәрләр буйлап 2 млн км дан артык юл үткән һәм 1 млн нан артык заказны үтәгән.