ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

21 февральдән 3 мартка кадәр РТРС Казан телебашнясында Казанда беренче халыкара мультиспорт турниры "Киләчәк уеннарын" үткәрүгә багышланган архитектура-сәнгать яктыртуының тематик сценарие эшли башлаячак.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә Мамадыш муниципаль районында ИТ-паркның филиал мәйданчыклары базасында ИТ белгечлекләргә укыту программасы ачылды. Программа Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы "РФ цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларында муниципаль районнарда ИТ эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

Панель дискуссия Мәдәният йортында «Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында узды.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

21 февральдә Татарстанда кояш интерференциясе башлана — сезонлы күренеш, ул телевизион сигналның кыска вакытка көчсезләнүенә китерергә мөмкин. Телевизор экраннарда тапшыруларның кыска вакытка сүнүе 15 мартка кадәр җирле вакыт белән 11:18дән 13:06га кадәр булырга мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы тәүлегенә берничә секундтан 5 минутка кадәр.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

«Данафлекс-Нано» компаниясе һәм Иннополис Университеты сыгылмалы төргәкләр җитештерү өчен ясалма интеллект технологияләре нигезендә предиктив аналитиканың цифрлы платформасын сафка кертү проектын гамәлгә ашыруны тәмамлады. Сервис коммерция хезмәтенең компания партнерлары белән аралашуын заказларны гамәлгә ашыруны планлаштыру төгәллеген 10 процентка арттыру хисабына гадиләштерә.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

10 февральдә «Россия чаңгы юлы-2024» бөтенроссия массакүләм узышы узды. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгына караган оешма командасы Лаеш районы оешмалары арасында беренче урынны яулады.

10 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «РобоСабантуй-2024» Идел буе балалар робототехника фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә сәламләде.


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, югары уку йортлары студентлары һәм MTS АІ башлангыч эшләүчеләре өчен бушлай ясалма интеллект курсы башлануы турында хәбәр итә. Беренче дәрес 13 февральдә узачак, курс 3,5 айга исәпләнгән һәм 10 онлайн-лекция һәм семинарны үз эченә ала.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Метшин Айдар Рәис улы җитәкчелегендәге 15 нче номерлы эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада эшче төркем эшчәнлеге кысаларында, шул исәптән "РФ цифрлы икътисад" илкүләм проекты максатларында, 2024 елга эш планнары турында фикер алыштылар.

Мегафон Татарстанда М‑12 трассасындагы база станцияләрен сафка кертте. Лаеш һәм Югары Ослан районнарында LTE стандарты буенча телеком-объектлар эшли башлады. Республика территориясендә автомобиль юлы буйлап барлыгы операторныж 20дән артык станциясен төзү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International