Айрат Хәйруллин Лениногорскка эш визиты белән барды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин эш визиты белән Лениногорск шәһәрендә булды.

Айрат Хәйруллин «Татнефть» ГАҖнең хисап-сайлау профсоюз конференциясендә катнашты. Чара барышында ул «Татнефть» ГАҖ Лениногорск ТППО профсоюз комитеты вәкилләре белән очрашты. Профсоюз эше нәтиҗәсендә хезмәтне саклауда һәм эш шартларын яхшыртуда зур уңышларга ирешелде. 

Министр шулай ук 13 нче ТИҮ микрорайонындагы ишегалды бәйрәмендә булды, анда җирле халык белән очрашты һәм аралашты, районның актуаль сорауларын ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International