ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Ак БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды, Казан футбол лигасы белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәмгә хәйрия матчы оештыра.

Кичә Рязань шәһәрендә Татарстан Россиякүләм «ПРОФ-IT» бәйгесе ачылышы узды. Чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Щёголев та катнашты. Шулай ук Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалёв, Мәгълүмат демократия Фонды Президенты Илья Массух һәм башкалар катнашты.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда мәгълүмат яклау буенча координацион совет утырышы узды. Чара Координацион совет рәисе Анатолий Загрядский да катнашты.


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Хәзерге вакытта Социаль иминлек фондының региональ бүлеге пилот проектны кертү мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен карый.

Роман Шәйхетдинов бүген РФ хакимияте рәисе урынбасары Дмитрий Козакта киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәдә РФ икътисади зона үсешләре турында сөйләшәчәкләр.

27 майдан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы кулланучылар шәхси кабинетына “Халык экспертизасы” бүлеге өстәлде.

Отпусклар сезоны якынлашу белән чит ил паспорты эшәү соравы актуаль. Әлеге вакытта УФМС органнарына мөрәҗәгать саны күбәя. ТР дәүләт хезмәтләр Порталы чиратларны урап узу юлларын тәкъдим итә.


27
май, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 4 ае эчендә табибка чиратка ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша 78 мең татарстанлы язылган, электрон чират терминаллары аша чиратка 66 мең язылу теркәлгән, ә Контакт-үзәк аша 6 мең мөрәҗәгать һәм 108 мең язылу табиб аша башкарылган. Тулаем “Табибка приемга язылу” хезмәте белән 258 мең республикада яшәүче язылган.

ТР Лаеш районында “IBM” клиентларга ярдәм итү үзәге ачылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International