Кичә Рязань шәһәрендә Татарстан Россиякүләм «ПРОФ-IT» бәйгесе ачылышы узды. Чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Щёголев та катнашты. Шулай ук Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалёв, Мәгълүмат демократия Фонды Президенты Илья Массух һәм башкалар катнашты.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT» номинациясендә Татарстан проекты – МДК “Доступная медицина” - почет беренче урынга лаек булды.
«Мәгариф өлкәсендә IT» номинациясендә Татарстан проекты - «Программный комплекс для обеспечения оказания электронных услуг в сфере дошкольного образования Республики Татарстан» - икенче урынга ия булды. Беренче урында – Рязань, өченче урында – Башкортстан.
Исегезгә төшерәбез, «ПРОФ-IT» бәйгесе Россия Федерациясенең 83 субъекты арасында үткәрелә. Барлыгы бәйгегә 51 субъекттан 143 эш килгән.