Ялларда хәйрия футбол матчы узачак

2014 елның 30 мае, җомга

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды, Казан футбол лигасы белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәмгә хәйрия матчы оештыра.

Сез дә балаларга ярдәм кылыгыз! Моның өчен Казан футбол лигасының чемпионатының А сериясенә Легион-Нефтчи (Казан) - ОФК Маджун Юнайтед (Казан) командалары арасында узачак матчка билет алыгыз. Матч 1 июнь көнендә Олимп стадионында (Чистай урамы, 69) сәгать 16.00да узачак.

Билетларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (“Спорт” бүлеге), “Электрон Татарстан” инфоматлары һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша алып була.

Җыелган акча “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия фондына мөмкинлекләре чикләнгән балалар ярдәменә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International