Бүген Казанда мәгълүмат яклау буенча координацион совет утырышы узды. Чара Координацион совет рәисе Анатолий Загрядский да катнашты.
Кунакларны сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Аның билгеләвенчә, бүгенге заманда мәгълүмат яклауга мөһим урын бирергә кирәк. Казанда Универсиада барышында бик күп төрле очраклар тап булды. Һәм һичшиксез мәгълүмат яклау мөһим урын тотты.