Лаеш районында “IBM” клиентларга ярдәм итү үзәге барлыкка киләчәк

2014 елның 27 мае, сишәмбе

ТР Лаеш районында “IBM” клиентларга ярдәм итү үзәге ачылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Ул сөйләгәнчә, XVIII Петербург халыкара икътисади форумында “IBM” сатулар һәм дистрибуция буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео белән очрашу булган. Лаеш районы Усад бистәсендә клиентларга ярдәм итү үзәге барлыкка килү турында килешүгә ирешелгән. Иң элек эшче урыннары якынча 200 булачак һәм алга таба 600гә кадәр арттырылачак.

Моннан тыш, форум кысаларында Duke Университеты Fuqua Бизнес-мәктәбе деканы Блэр Шеппард (Төньяк Каролина, АКШ) белән очрашу узган.

“Очрашуда Иннополис университетының мәгариф программалары үсешендә катнашу мөмкинлеге турында мәсьәләләр сөйләшенде”, - дип билгеләде Р.Шәйхетдинов.

Шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башлыгы “Икътисад үсешенең яңа чыганагы. Россия инновацион платформасының хәле” сессиясендә спикер булып чыгыш ясады. Сессиядә төбәкләрдә мини-технопарклар үстерү турында сүз барды, аларның берсе – шәхси "Navigator Сampus" технопаркы – күптән түгел Казанда барлыкка килде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 22 нче майда ТР Президенты рәислегендә республика делегациясе XVIII Петербург халыкара икътисади форумында катнашты. Форумга 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация, якынча 150 дөнья һәм 450 Россия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре килгән иде.

Форум кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр булды, аерым алганда, Люксембург Бөек Герцоглыгының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг, Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җиренең Икътисад министрлыгы дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки, “Pricewaterhouse Coopers”, “General Electric”, “IBM”, «Метро АГ», «Эр Ликид», «Холдинг Ренессанс» компанияләре вәкилләре һ.б. белән.

Шулай ук ТР Президенты рәиселегендә делегациянең Ямал-Ненец автономияле округы һәм Архангельск өлкәсе губернаторлары белән очрашуы узды. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләгәнчә, үзгәрешләр чорында ышанычны ныгыту быелгы форумның темасы булган.

“Төп темалар инновацияләргә, производство өлкәләрендә яңа технологияләрне үстерү, тышкы сәяси рисклар шартларында Россия товарларының көндәшлеккә мөмкинлеген арттыруга кагылды”, - дип билгеләде М.Шаһиәхмәтов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International