01.07.2014 кабул ителгән “2014 елда Ураза һәм Корбан бәйрәм көннәрен билгеләү” № УП-623 боерык буенча 2014 елның 4 октябре Татарстанда бәйрәм көне буларак билгеләнеп үтеләчәк.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы инфоматларда ике яңа сервис – элемтә хезмәтләрен түләү һәм өстәмә мәгариф оешмалары хезмәтләрен түләү – булдырылу турында хәбәр итә.
Ташланган автомобильләр – күпчелек шәһәрләр проблемасы.Татарстанлылар ташланган, иске, янган транспорт чаралары турында “Халык контроле” системасы аша зарлана ала.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында традицион рәвештә халыкара өлкәннәр көнендә өлкә ветераннары белән очрашу узды.
15-23 ноябрь көннәрендә студентлар, стартаплар, бизнес-ангеллар, венчур фондлар һәм бизнес-инкубаторлар бер мәйданда ИТ-чараларда катнашырга җыелачак.