ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга
"ЛИНК" халыкара мәгариф үзәге министрның урынбасарлары һәм бүлек мөдирләренә тренинглар оештырды.

2014 елның 9 ае эчендә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша 21 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Халык арасында коррупциягә тискәре караш булдыру, коррупция сәбәпләрен һәм аны китереп чыгаручы шартларны бетерү эшен дәвам иттерергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип мөрәҗәгать итте. Бүген ул бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясады.
Республиканың киләчәк үсеше өчен яңа үсеш нокталарын актив формалаштыру зарур. Иң беренче чиратта, бу – IТ-сектор. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип белдерде. Бүген ул бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында депутатларга республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

РФ Дәүләт Думасында мәгариф комиссиясенең 58 утырышы үткәрелде. Утырышта мәктәп оешмаларында электрон дәреслекләр кертү сораулары турында сөйләштеләр.

Бу көннәрдә ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән Даниядә. 

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 9 ае эчендә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша 257 мең., электрон чират терминаллары аша 263 мең һәм табиб аша 224 мең тапкыр табибка приемга язылганнар. Шулай итеп, “Табибка приемга язылу” электрон хезмәте белән 744 мең республика яшәүчесе кулланган.

Бүген Мәскәү 4 Халыкара ЭРА-ГЛОНАСС конгрессы узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер катнашты.

Кичә мәгълүмати технологияләр һәм системалар Югары мәктәбендә Cisco үзәге ачылу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановга “акыллы автобус” тәкъдим иттеләр. Бу Казан ИТ-паркы резиденты – “Автодория” компаниясе проекты.


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Acronis компаниясе һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк “ИТ-парк” чакыру буенча 15-16 октябрь көннәрендә Татарстанда Scuderia Toro Rosso командасы булачак. Scuderia Toro Rosso  - командасы белән берлектә дөнья автоспорты йолдызы, Формула-1 йолдызы Даниил Квят та булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International