Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү турында РФ Дәүләт Думасында сөйләштеләр

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасында мәгариф комиссиясенең 58 утырышы үткәрелде. Утырышта мәктәп оешмаларында электрон дәреслекләр кертү сораулары турында сөйләштеләр.

Татарстаннан чара ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты.

Утырышта катнашучылар электрон дәреслекләргә таләпләр, аларны мәктәпләргә кертү этаплары һәм бу процесста барлыкка килүче сораулар буенча сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Татарстанның кайбер мәктәпләрендә электрон дәреслекләр кертү буенча пилот проект тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International