Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы инфоматларда ике яңа сервис – элемтә хезмәтләрен түләү һәм өстәмә мәгариф оешмалары хезмәтләрен түләү – булдырылу турында хәбәр итә.
Беренче хезмәт кесә телефоны элемтәсе (МТС, Билайн, Мегафон, Ростелеком, Летай) өчен, өй телефоны, интернет һәм телевидение өчен түләүләр башкарып була. Икенче хезмәт аша балаларның кружок һәм секцияләрегә йөрү өчен түләп була.