1 октябрьдән "Алгарыш" грантына гаризаны ТР дәүләт хезмәтләре Порталында бирергә мөмкин

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ТР Хөкүмәтенең гражданнарны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни учреждениеләрендә әзерләү, яңадан әзерләү һәм стажировка узуга юнәлдерелгән 2015 елгы “Алгарыш” грантына дәгъва итүчеләрдән гариза кабул итә башладылар. 
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, электрон гаризаны тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каравына җибәрергә кирәк.
2015 елга гаризалар “Яшь белгечләр”, “Яшь галимнәр”, “Укытучылар һәм фәнни хезмәткәрләр”, “Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре”, “Инглиз теле укытучылары”, “Проект төркемнәре”, “МКТ-белгечләр”, “Югары белем бирүче оешмалар”, “Ике диплом” категорияләре буенча кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International