15-23 ноябрь көннәрендә студентлар, стартаплар, бизнес-ангеллар, венчур фондлар һәм бизнес-инкубаторлар бер мәйданда ИТ-чараларда катнашырга җыелачак.
Үзенең 5 еллыгына “Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк” дәүләт автоном оешма KazanStartup Week стартаперлар атнасын үткәрәчәк. Катнашучыларга әзерләнгән чаралар:
15-16 ноябрь. Microsoftтан Imagine Cup Хакатон. Хакатонны Microsoft оешмасы ИТ-парк белән берлектә оештыра.Катнашучыларның Windows Phone/Windows 8 базасында кушымта эшләргә 48 сәгать биреләчәк. Иң яхшы проектлар ИТ-паркның бизнес-инкубаторына резидентлар сайлауда катнаша алачак.
17 ноябрь. Илья Красинский белән воркшоп. Воркшоп кысаларында Илья стартап үсеше серләре белән кртаклашачак.
18 ноябрь. Боб Дорфтан практикум. Эшмәкәр “Кризис шартларында ничек дөрес итеп стартапны үстерү?” мастер-класс үткәрәчәк.
19 ноябрь. OpenTalks көне.
20 ноябрь. Science Slam. ИТ-парк Иннополис Университеты белән берлектә Казанда студентлар арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ярышын үткәрәчәк. Гаризәләр өчен: http://kazanstartupweek.ru.
21 ноябрь. Runa Bootcamp от Runa Capital. Венчур фондның мәгариф чарасы.
22 ноябрь. DemoDay@Kazan Startup Week. DemoDay кысаларында ИТ-паркта илнең иң яхшы стартаплары җыелачак. Алар үзләренең идеяләрен 10 венчур фонд вәкилләренә тәкъдим итә алачак. Гаризәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
23 ноябрь. День X + Аfterparty. Бу көнне Рунет тарихына кереп булачак. ИТ-парк, стартаплар, иң актив венчур фондлар РФ Президентына Стартап көне булдыру турында хат юллаячак.
Чараларда катнашу бушлай.