ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы план буенча башкарыла торан ремонт эшләре буенча 2015 елның Яр Чаллы шәһәренең радиотелеүзәгендә 15-18 июнь көннәрен 9.15-.17.00 сәгать аралыгында барлык техник чаралар сүндерелеп торылачак.

9-10 июнь көннәрендә Иннополиста Россиякүләм робтотехника буенча олимпиада узачак. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров, РФ мәгариф министры Д.В.Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, Иннополис шәһренең мэры Е.А.Иванов катнашачаклар. Шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медвевед та чакырулы.

5
июнь, 2015 ел
җомга
9-10 июнь көннәрендә Иннополиста узачак РИФ.Иннополлис 2015 һәм OS:DAY 2015 программалары бастырылды.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4-5 июньдә Казанда “Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре” темасына XIV халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Бүген аның ачылышы “Гранд отель Казан” кунакханәсендә оештырылды.
Май аенда “112” шалтыратуларны эшкәртү үзәге операторлары тарафыннан бөтен республикадан 186 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән, аларның 35 процентында гына ашыгыч оператив хезмәтләрнең тыкшынуы таләп ителгән.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Видеоконференц-элемтә аша аның эшендә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

uslugi.tatarstan.ru порталында яңа хезмәт ярдәмендә реклам консткуцияләр урнаштыру өчен рөхсәт алуга гариза җибәреп, шулай хезмәт алу турында мәгълүмат укып була.

2015 елның 9 июнендә XXI  гасырда төзелгән Россиянең беренче шәһәре Иннополисның рәсми ачылышы тантанасы узачак. 

«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 58 898 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 49 758 индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 41 251 договор төзелгән.


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген “Сколково” инновацион үзәгендә Startup Village-2015 конференциясе ачылды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International