Министр урынбасары Азат Мөбарәкшин сәламәтлек саклау тармагында инновацион технологияләр темасына конференциясендә катнашты

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

4-5 июньдә Казанда “Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре” темасына XIV халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Бүген аның ачылышы “Гранд отель Казан” кунакханәсендә оештырылды.

Заманча инновацион технологияләрне кулланып сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген арттыру темасына әлеге конференция 14 нче мәртәбә үткәрелә, анда катнашу өчен бөтен Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 100ләрчә белгечләр килә.

Быел конференциядә 300 дән артык катнашучы көтелә, шул исәптән Россиянең 50 дән артык төбәгеннән вәкилләр, шулай ук Алмания, Казакъстан, Кыргызстан, Нидерланд, Норвегия, Чехия, Швейцария һәм башка илләрдән кунаклар бар.

Конференциянең төп темалары сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм мәгълүмати системаны гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау тармагында дәүләт-хосусый партнерлык, кластер һәм эксперт карарлары мәсьәләләренә багышлана.

Шулай ук конференция кысаларында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының тармакка заманча мәгълүмати системалар кертү буенча профильле комиссия утырышы узды.

Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International